ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Кызлар арасында дзюдо буенча Татарстан беренчелегендә актанышлылар биш медаль алды

15 сентябрь 2017, 01:00

Чарада район спорт мәктәбен тәмамлаган Алия Мөхәммәдуллина 1998-2000 елгы көрәшчеләр арасында 1 урынны алган.

(Актаныш, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Дзюдо буенча кызлар арасында Татарстан беренчелегендә Актаныш спорт мәктәбеннән биш укучы катнашып, биш медаль алып кайттылар, дип яза район газетасы.

8-10 сентябрь көннәредә башкалабызда үткән чарада район спорт мәктәбен тәмамлаган Алия Мөхәммәдуллина 1998-2000 елгы көрәшчеләр арасында I, аңа каршы көрәшкән дусты Татьяна Харисова исә II урынны яулаган. Алиянең сеңлесе Гүзәл Мөхәммәдуллина 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында III урынга ия булган. Ә 78 кг.нан авыррак зур үлчәүдә технология техникумы укучылары – Иске Әлем авылыннан Сөмбел Зәйнетдинова - алтын, Меңнәр авылы кызы Наилә Борханова көмеш медальгә ия булганнар. Кызларның остазлары - Шамил Әхмәтов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10