ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә
Минтимер Шәймиев Болгарда чәй музеенда самавыр кайнату турында сөйләде
Армия генералы Мәхмүт Гәрәевның вафаты турындагы мәгълүмат кире кагылды
Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә

Җәмгыять

Тукай районында китап фестивале узды

15 сентябрь 2017, 00:00

Фестиваль балаларда китапка карата кызыксындыру уяту нияте белән оештырылган иде

 (Тукай районы, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Якты юл", Гөлназ Таипова). Тукай районында китап фестивале узды. Аны районның үзәк китапханәләр системасы хезмәткәрләре үткәрде, дип яза җирле басма.

Фестиваль кысаларында «Уку бүлмәсе», «Китаплы өн», «Әдәби буфет», «Шөгыль», «Библиоблогерлар», «Буккроссинг», «Әдәби оракул» мәйданчыклары эшләде. Шулай ук ачык укулар, әдәби караоке, библиотеатр, иҗади мастер-класслар һәм башка кызыклы чаралар әзерләнгән иде. Чакырылган кунаклар арасында шагыйрә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Клара Булатова, язучы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Айгөл Әхмәтгалиева, язучы, жәмәгать эшлеклесе, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Ягсуф Шәфыйков, җырчы, композитор, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рубис Зарипов, педагог, җырчы, гармунчы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Мәүләвиев, шагыйрә, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова, шагыйрәләр Гөлүсә Шаһбан һәм Зимфира Исламова бар иде.

Фестиваль балаларда китапка карата кызыксындыру уяту нияте белән оештырылган иде. Яңа поселыгының бәйрәмчә бизәлгән паркында үтте ул. Безне милли киемнәргә киенгән, җыр-бию белән бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр бизәп торган «Нур» ветераннар клубы үзешчәннәре каршы алды. Тантананы район китапханәләр системасы җитәкчесе Гүзәл Шакирова ачып җибәрде. Район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлау сүзләрендә китапханәләрнең бүгенге көндә үзләренең актуальлеген югалтмавы турында әйтеп үтте, китапларны укырга, укыган әсәрләр турында фикер алышырга өйрәнергә өндәде.

Язучылар Ягсуф Шәфыйков, Айгөл Әхмәтгалиева, фестивальнең беренче көненең кунаклары, тирән эчтәлекле чыгышларыннан соң, китапханәләргә үзләренең китапларын бүләк иттеләр. Җырчы Рубис Зарипов һәм гармунчы Рәшит Мәүләвиев чыгышлары китап бәйрәменең матур бер бизәге булды. Шулай ук Миләүшә Фазылҗанова, Наилә Ихсанова һәм Алина Гаязова башкарган җырларны тамашачылар яратып тыңладылар.

Бәйрәм барган арада Ягсуф Шәфыйков һәм Айгөл Әхмәтгалиева белән китап, аның яшь буынны тәрбияләүдәге роле, балачактан ук истә калган китапка бәйле хатирәләр турында сөйләшеп алдык.

– Балачагым сугыш елларына туры килде, – дип башлады сүзен Ягсуф ага Шәфыйков. Тормышлар бик авыр булуга карамастан, безнең өйдә китаплар бик күп иде. Әнием Мөнирә Хуҗаәхмәт кызы яратып китап укый иде. 1942 елны сугышта яраланган әтиемне ун көнгә өйгә җибәрәләр. Ул үзенә ияртеп Ленинград блокадасыннан чыккан гаиләне алып кайтты. Алар үзләре белән Александр Пушкинның «Сайланма әсәрләр»ен алып килгән иде. Минем өчен бу истә уелып калган китапларның берсе булды. Ленинградтан килгән әбигә «баба Акулина» дип эндәшә идем, ул миңа, 6 яшьлек татар малаена, шушы китаптан рус телендә укырга өйрәтте, Пушкинның күп шигырьләрен яттан өйрәндем. Мин татар авылында үстем, шуңа күрә бергә уйнаган дус малайларга «Я помню чудное мгновенье...», дип яттан укып җибәргәч, мине шаккатып тыңладылар да, нинди шигырь соң бу, кайдан өйрәндең дигән сорауларга күмделәр. Бу бит Пушкин язган шигырь дигән җавапны ишеткәч, үземә дә Пушкин кушаматы бирделәр.

– Минем дә китаплар белән кызыксынуым мәктәпкә укырга кергәнче үк башланды, – дип сөйләде Айгөл Әхмәтгалиева. Һичшиксез, китап яратуның җеп очы гаиләдән килә. Безнең өйдә ике зур китап шкафы бар иде, алар китап белән шыгрым тулган иде. Кайда гына барсалар да, әни дә, әти дә китап алып кайттылар. Әниебез авылда мәктәп китапханәчесе булып эшләде. Без, өч бертуган кыз, аның эшенә ярдәм итәргә килә идек. Ул вакытта яңа китапларны китапханәгә зур капчыкларга тутырып алып кайталар иде, шул капчыктагы китапларның исе, аны беренчеләрдән булып кулга тоту бәхете бүген дә исемдә. Беренче китапны мин 6 яшьтә укып чыкканмын, ул «Татар халык әкиятләре»нең беренче томы булган. Яңа кайткан китаплар арасыннан шул әкиятләрнең икенче һәм өченче томнарын зур түземсезлек һәм ниндидер бер комсызлык хисе белән эзләгәнемне яхшы хәтерлим. Шулай ук минем балачакта яратып укыган китаплар Г. Бичер-Стоуның «Том агай алачыгы», Карло Коллодиның «Пиноккио маҗаралары» һәм «Мең дә бер кичә» әкиятләр җыентыгыннан «Сәяхәтче Синдбад» әкияте. Китап уку белән мавыгу миңа әниемнән кан белән күчкәндер, чөнки ул да балачактан китап яраткан. Аның мәктәп еллары бик авыр вакытка туры килгән, ләкин бүтән кеше кибеттә ярмага, башка кирәк-яракка чират торганда, әнием тиеннәрен учлап тотып, китап алырга торган. Беренче тапкыр гына әйткән фикерем түгел – хәзерге вакытта ата-аналар балаларына кыйбатлы телефоннар алырга акчаларын җиткерәләр, ә китап өчен йөз сумнарың кызганалар, – диде Айгөл ханым эчке бер әрнү белән. – Әгәр дә үткәрелгән чаралар йөз бала арасыннан бер-икесенең генә булса да күңелләрендә китап белән кызыксыну чаткысын кабызып, аларны компьютер-телефоннардан аерып, китапка тартылу хисен уятырга ярдәм итә икән, димәк, бу эш юкка гына башкарылмый, аның нәтиҗәсе булачак.

Әңгәмәдәшләребезнең икесенең дә уртак фикере – китапка карата хөрмәт, китап укуга, белемгә тартылу, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнә. Бүгенге көндә яшьләр телефон, компьютер белән мавыгып, китапны оныттылар, аның кирәген тапмыйлар дип кул селтәмәскә, ә булдыра алган хәтле китапка, милли әдәбиятыбызга карата кызыксындыру уятырга кирәк. Уйлап карасаң, блокадага эләккән шәһәрдән өйләрен ташлап киткән кешеләр дә, үзләре белән иң кадерле әйберләрнең берсе итеп китапны алган бит! Нинди генә авыр чаклар булса да, кешеләр китапсыз тормаганнар. Китап – белем чишмәсе, дип тә юкка гына әйтмәгәннәр. Китаптан бераз читләшү вакытлыча хәл генә. Хәер, китапның тәмен тоеп, хисләнеп, мавыгып укучылар бүген дә аз түгел. Алар тагын да күбрәк булсын, белем чишмәсе саекмасын өчен район китапханәләр системасы белгечләре, китапханәчеләр яңадан яңа ысуллар уйлап табалар, заманча чаралар үткәрәләр. Балаларны гына түгел, төрле яшьтәге кешеләрне җыйган, үзебезнең танылган язучыларыбыз белән очрашырга мөмкинлек биргән «БиблиоҖӘЙ» фестивале әнә шундый уңышлы чараларның берсе, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10