ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Р.Миңнеханов: Зәйдә газ шартлап зыян күргәннәрнең туганнарына матди ярдәм күрсәтеләчәк
Ык буе авыллары Сабан туе киләсе елга Актанышта була
Чаллыда иномарка эстакадага бәрелгән
Михаил Бабич Татарстан халкын Сабан туе белән котлады
Бүген FIFA Fan Fest сәхнәсендә Зәринә Вилданова чыгыш ясый

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Россия-Кытай кече комиссиясе утырышында катнашты

14 сентябрь 2017, 17:42

Эшлекле очрашу сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган иде.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан башкаласының Казан Ратушасында Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм Кытай Халык Республикасының сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй рәислегендә Россия-Кытай кече комиссиясенең икенче утырышы узды. Сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлеккә багышланган утырышның беренче өлешендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, дип җиткерә республика башлыгы матбугат хезмәте.

Денис Мантуров Казанга килгән Кытай хезмәттәшләрен сәламләде һәм Рөстәм Миңнехановка чараны югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен рәхмәт белдерде.

"Без илләребез арасындагы ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур игътибар бирәбез", - диде Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы. "Кытай 2010 елдан Россиянең беренче урындагы сәүдә партнеры булып тора. Багланышлар авиатөзелеш, радиоэлектроника, фармацевтика һәм химия, судно, машина төзелеше, кара һәм төсле металлургия өлкәсендә алып барыла", - дип билгеләде ул.

Шул ук вакытта, Денис Мантуров сүзләренчә, әле Кытай хезмәттәшләре белән гамәлгә ашырылмаган бик күп эш бар: "Без булган мөмкинлекләрне кулланырга тиеш. Ике арадагы сәүдә әйләнешен, инвестицияләр күләмен арттырырга һәм дәүләт, фән һәм эшлекле даирәләрнең элемтәсен киңәйтергә кирәк".

Министр сүзләренчә, уртак проектлар ике илнең ихтыяҗын гына канәгатьләндереп калмыйча, өченче дәүләтләрне дә тәэмин итә. Бу, Денис Мантуров фикеренчә, глобаль базарны бергә яулауда киң мөмкинлекләр булуын раслый.

Мяо Вэй узган ел үткәрелгән комиссия утырышы нәтиҗәләрен югары бәяләде. "Мин кызыксындырган сораулар буенча фикер алыша алуыбызга һәм үзара стратегик багланышлар турында сөйлү мөмкинлеге булуга бик шат", - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10