ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Мәдәният

Тирән фикерләр әйтә торган җитди рольләр уйныйсым килә – Равил Шәрәфиев

14 сентябрь 2017, 14:54

Казанда Малый театр артистларын Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев сәламләде.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Театр алдында зур бурычлар тора. Аның максаты кешенең күңелен күрү генә түгел, ә тәрбияләү дә. Без кайчакта моны онытып җибәрәбез һәм кирәкмәгән эш белән дә шөгыльләнәбез”, - диде бүген Малый театр гастрольләре алдыннан Г.Камал театрында оештырылган матбугат конференциясендә Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиев театрны сәламләгәннән соң.

“Мин комедия өчен туган актер идем, комедиядә уйный торган актер буларак башладым. Әмма инде яшь барган саен тирән фикерләр әйтә торган җитди рольләр уйныйсым килә. Олыгайган саен үз сүзеңне әйтеп каласы килә, - дип дәвам итте ул фикерен.

Искәртеп үтәбез, Казанда Малый театрның гастрольләре башланып китте. Г.Камал театрының бу көннәрдә Уфа шәһәрендә зур гастрольләре бара. Театр Башкортстан тамашачысына үзенең тугыз спектаклен тәкъдим итә.

Равил Шәрәфиев Уфага бармаган. “Малый театрны бик яратам. Без Мәскәүдә укыганда шунда йөреп артист булдык. Мин Малый театрның әле патшага уйнап йөргән артистлары уенын да күргәнем бар. Ике көнгә бакчага барып кайтам да, Казанда Малый театрның бөтен спектакльләрен карарга җыенам”, - диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10