ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады
Казанда Якутск кешесенең йөз миллион сумлык бриллиант салынган савытын урлаганнар

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән: фото

14 сентябрь 2017, 15:06

Һәлакәт бүген иртән Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында булган.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда ике җиңел машина бәрелешеп, ике кеше зыян күргән һәм берәү үлгән, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Бүген иртән бердәм 112 номеры экстрен хезмәтенә Әзи-Чирмешән юлының 20нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр килгән. "Ниссан Тиара” һәм 13нче модельле “Лада” автомобильләре бәрелешкән.

Урынга 124нче янгын-коткару часте, медицина һәм полиция хезмәткәрләре килгән.

Коткаручылар җимерелгән машиналардан зыян күрүчеләрне чыгарган, машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

Һәлакәттә Чистайдан 57 яшьлек иномарка пассажиры һәм Яңа Чишмәдән 33 яшьлек “Лада” йөртүчесе зыян күргән, алган җәрәхәтләрдән “Лада”дагы 60 яшьлек пассажирның гомере өзелгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10