ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Җәмгыять

Сораштыру: Һәр дүртенче россияле якындагы биш елда торак шартларын яхшытырга ниятли

14 сентябрь 2017, 14:06

Бу хакта Финанс тикшеренүләре илкүләм агентлыгы (НАФИ) үткәргән бөтенроссия сораштыруында әйтелгән.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Һәр дүртенче россияле якындагы биш елда торак шартларын яхшытуга план корып яши. Бу хакта Финанс тикшеренүләре илкүләм агентлыгы (НАФИ) үткәргән бөтенроссия сораштыруында әйтелгән.

"45 процент Россия гаиләсендә торакка ихтыяҗ бар", — диелгән агентлык материалларында.

Торак базарында икенчел тораккка караганда (16 процент ), “беренчел” базарда (50 процент) ихтыяҗ зуррак. Һәрхәлдә, һәр өченче күчемсез милек сатып алучы (29 процент) өчен бу мөһим түгел.

Шул ук вакытта, Россиядә һәр алтынчы фатир сатып алучы, дәүләт гарантияләре булганда, төзелә торган йортка “өлешче” булырга әзер. Аерым шартларда ”өлешче” булырга сораштырылучыларның 34 проценты әзер, 33 проценты бу вариантны кире кага.

Репрезентатив бөтенроссия сораштыруы быел апрель аенда уздырылган. Россиянең 42 төбәгендә 140 торак пунктта 1600 кеше сораштырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10