ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Җәмгыять

Казанлыларга грипптан прививканы метро станцияләре янында ясыйлар

14 сентябрь 2017, 13:28

Прививка ясау буенча мобиль бригадалар 4 метро станциясе янында һәм "Казан" агросәнәгать паркы мәйданында булачак.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Казанлылар грипптан прививканы метро станцияләре янында ясата ала. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Шәһәр халкына грипка каршы вакцинация акциясен Казан буенча сәламәтлек идарәсе башлап җибәрә.  Прививка ясау буенча мобиль бригадалар 15 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр “Җиңү проспекты”, “Кәҗә бистәсе”, “Яшьлек”, “Авиатөзелеш” метро станцияләре янында һәм "Казан" агросәнәгать паркында ясала.

“Казанлылар привиканы һәр көнне 10.00нан 17.00 сәгатькә кадәр ясата ала, агросәнәгать паркында вакцинация дүшәмбедән кала 10.00нан 15.00 сәгатькә кадәр уздырыла”, - диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында. Үзең белән паспорт һәм мәҗбүри иминият полисы булуы шарт.

Тавык аксымына аллергия булганда, поствакциналь реакция, яисә моңа кадәр ясатканда хәл авырлашкан булса, вакцинация ясату тыела. Шулай ук йогышлы яки йогышсыз авыру булганда, үзеңне начар хис иткәндә, авыру кичергәннән соң ике атна үтмәгән булса да прививка ясатудан тыелып торырга кирәк, дип киңәш итә табиблар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10