ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Хәвеф-хәтәр

Роспотребнадзор: ата-аналарны аеруча балалар киеменең һәм гаджетларның сыйфаты борчый

14 сентябрь 2017, 13:04

Кайнар линиягә 21 августтан 4 сентябрьгә кадәр Россия буенча 9,8 мең мөрәҗәгать кабул ителгән.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре Белем көне алдыннан балалар товарының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик кайнар линия үткәрде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС җиткерә.

"Гражданнар мөрәҗәгате анализыннан күренгәнчә, күпчелек сораулар кием (шул исәптән мәктәп киеме дә) һәм аяк киеме буенча (мөрәҗәгатьләрнең 21 һәм 10,3 проценты) туа. Кулланучылар кием тукымаларын чистарту буенча мәгълүмат булмауга канәгатьсезлек белдерәләр. Нулай товарларны кире кайтару мәсьәләсе белән кызыксыналар”, - диелгән хәбәрдә.

Моннан тыш укучыларның әти-әниләрендә мобиль телефоннарның, планшет һәм башка гаджетларның сыйфаты һәм режимы буенча сораулары бар - әлеге тематика 10 процентлап кешене кызыксындырган.

Өченче урында портфельләр сыйфаты тора (8,6 процент).

Роспотребнадзорда билгеләп үтелгәнчә, кайнар линия анәтиҗәсе буенча, сыйфатсыз продукция сатучыларга 500ләп дәгъва белдерелгән, штрафлар суммасы ярты миллионга җиткән.


Кайнар линиягә 21 августтан 4 сентябрьгә кадәр Россия буенча  9,8 мең мөрәҗәгать кабул ителгән. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10