ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Хәвеф-хәтәр

Татарстан таможнясы республикага синтетик наркотиклар керү каналын япкан

14 сентябрь 2017, 12:29

Махсус операция барышында 15 миллион сумлык бер килограмм тирәсе минтетик матдә кулга алынган.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан таможнясы Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе, наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә контрабанда һәм наркотикларны аеруча зур күләмдә сату белән шөгыльләнгән Әлмәт төркемен тоткарлаган. Бу хакта Татарстан таможнясы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Махсус операция барышында Кытайдан наркотиклы посылка алганда россияле тоткарланган, анда бер килограмм тирәсе синтетик матдә булган.
Наркотик Әлмәт, Чаллы һәм Казан территорияләрендә таратылырга тиеш булган. Аның якынча бәясе 15 миллион сум.

Әлеге факт нигезендә “Аеруча зур күләмдәге наркотик матдә контрабандасы” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Наркотикны таратуга катышы булган кешеләргә карата да җинаять эшләре кузгатылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10