ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады
Казанда Якутск кешесенең йөз миллион сумлык бриллиант салынган савытын урлаганнар

Мәдәният

Татарстанда "Зур этнографик диктант” язачаклар

14 сентябрь 2017, 09:19

Россия күләмендә “Этнографик диктант” акциясе 3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә узачак.

(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Россия күләмендә “Зур этнографик диктант” акциясе 3 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә узачак. Татарстан халкы шулай ук әлеге мәдәни-агарту акциясенә кушыла.

Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга  Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә ала.

Диктант язуда теләге булган һәркемгә катнашырга мөмкинлек бар. Аның өчен теләсә кайсы төбәктә диктант уздырылачак урынга яисә Чит илдәге хезмәттәшлек буенча федераль оешма вәкиллегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Адресларны www.miretno.ru, www.fadn.gov.ru сайтларыннан "Большой этнографический диктант” дип табып була.
Нәтиҗә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясала.

Искәртеп үтик, 2016 елда “Зур этнографик диктантын” 90 меңләп кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны -  онлайн режимда катнашкан. Диктант язучылардан иң яше - Ульяновск өлкәсеннән 12 яшьлек кыз бала, иң өлкәне – Мордовиядән 80 яшьлек ир-ат булган.

Ил күләмендә алганда, диктантның уртача бәяләү билгесе - 100 мөмкин булган баллдан - 54 булган. 2016 елда Татарстаннан 100 кеше диктант язган иде. 
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10