ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Икътисад

Россия һәм Төркия авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен тикшерә

14 сентябрь 2017, 08:28

Антальяда Төркия-Россия Авыл хуҗалыгы комитеты утырышы бара.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә, 13 сентябрьдә Антальяда Төркия-Россия Авыл хуҗалыгы комитеты утырышы башланды. Бүген утырыш дәвам итә. Бу хакта “Анадолу” яза.

“Утырышта ике илнең техник тикшеренүләр, сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлеге һәм авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре тикшерелә”, - дип белдерә агентлык хәбәрчесенә Төркия Азык-төлек министрлыгының идарә җитәкчесе Али Рәҗәп Назлы.

Бүгенге ябык утырышта Россия һәм Төркиянең авыл хуҗалыгы министы урынбасарлары да катнаша.

Әлеге утырыш – комитетның Россия һәм Төркия арасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзегәннән соң беренче очрашуы, диелә хәбәрдә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10