ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы ташъязма истәлекләрне торгызу көнен булдыру кирәк дип саный
Дамир Фәттахов Яшьләр хөкүмәтенә үз ведомствосы эшчәнлегендә катнашырга тәкъдим итә
Тамбов Сабан туе Уваров районы оешуга 90 ел тулуга багышлана
Айрат Зарипов: Казан турында уңай тәэсирләр чит ил матбугат чараларында һаман чыга
19 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять

Актанышның беренче мәктәбе территориясендә терроризмга каршы өйрәнүләр узды

14 сентябрь 2017, 09:00

Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла.

(Актаныш, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  "Актанышның беренче мәктәбенә бомба куелган!" дигән коточкыч хәбәр бүген бөтен район үзәген аякка бастырды. Санаулы минутлар эчендә мәктәп яны территориясе оператив төркем тарафыннан әйләндереп алынды, урамда машиналар хәрәкәте туктатылды, дип яза җирле басма.

Урамнан.  кычкыртып, янгын сүндерү, "Ашыгыч ярдәм" хезмәте, газ оешмасы машиналары узды, шулай ук бәла-каза вакытында зыян күрүчеләрне эвакуацияләү пункты өчен җаваплы кешеләр чакырылды. Мәктәп тирәсендә тыз-быз йөгерүчеләр күренде. 

Баксаң, беренче мәктәп территориясендә терроризмга каршы өйрәнүләр барган икән. Махсус укулар районда "Экстремизмга – юк!" айлыгы кысаларында үтүен дә исәпкә алсак, шөкер, борчылырлык сәбәп юк. Сүз уңаеннан, әлеге айлык республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, экстремизмны һәм терроризмны булдырмау, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатыннан оештырыла. Мондый юнәлештәге кампания Татарстанда дүртенче ел рәттән оештырыла.

Укуларның нәтиҗәсе әйбәт дип бәяләнгән, бар оешма да таләпләргә җавап бирерлек итеп эшли алган бүген. Шулай да махсус оператив группага киләчәктә булган кимчелекләрне төзәтү бурычы куелды, мондый төр укуларга җитди әзерләнергә кирәклегенә басым ясалды.

Аңлашылганча, "Бомба" дип язылган пакетны да, укулар үткәрү максатыннан, полиция вәкилләре үзләре куйган – халык арасында паникага бирелер сәбәп юк, диелгән район хәбәрендә.

1. Мәктәпкә һәр очракта саперлар, кинологлар, шартлаткыч техника белгечләре, ашыгыч ярдәм хезмәте, кыскасы, тулы бер лаборатория киләчәк.

2. Бомба табылмыйча, информациянең ялган икәнлеге ачыкланса, аның бәясен әти-әниең күтәрәчәк. 207нче маддә (УК РФ) буенча штраф итеп 500 минималь хезмәт хакы каралган. 14 яшьтән узганнар 6 елга иректән мәхрүм ителә.

3. Тавышны (чүпрәк аркылы булганда да!) барыбер таныйлар, телефон операторын исәпләп чыгарырга, кем шалтыратканны белергә бик аз вакыт кирәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10