ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда үткән сайлауларны уңышлы дип саный

13 сентябрь 2017, 21:18

Партиянең Татарстан бүлеге сәркатибе сәяси совет җитәкчеләрен 19 ноябрьдәге сайлауларга кадәр эшне көчәйтергә чакырды.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). “Бердәм Россия” партиясе Татарстанда узган өстәмә сайлауларда куелган бурычны башкарып чыкты – аның 119 вәкиле муниципаль депутат булды. Бу хакта партиянең Татарстан төбәк бүлеге VII сәяси совет утырышында аның сәркатибе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиткерде.

Партиянең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте билгеләп үтүенчә, “Бердәм Россия” партиясе кандидатлары 154тән 123 вакантлы мандатка дәгъва кылган. Нәтиҗәдә, партиянең 123 вәкиленең 119ы – 96,7 проценты моңа ирешкән.

“Мин өстәмә сайлаулар уңышлы узды дип саныйм. Сайлаулар көнендә җитди тәртип бозулар турында хәбәрләр кермәде. Судка бирелгәннәр каралды һәм шул ук көнне алар буенча карарлар кабул ителде. Сайлау нәтиҗәләренә алар тәэсир итмәде”, - дип җиткерде Фәрит Мөхәммәтшин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10