ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Дин

Казанда конфессияара волейбол уены узды

13 сентябрь 2017, 19:16

Уен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында үткәрелде.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр эшләре бүлеге тарафыннан мөселман яшьләре һәм православие яшьләре арасында дусларча волейбол матчы узды. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Уен “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында үтте. Традициягә кергән әлеге спорт ярышы быел Казан шәһәренең Совет районы мөхтәсибәте ярдәме белән 108 нче мәктәптә оештырылды. Яшьләр махсус залда командаларны берләштереп үзара көч сынашты. Уен уртак нәтиҗә – дуслыкның җиңүе белән тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез: 8 сентябрьдән Татарстанда “Экстремизмга – юк!” айлыгы башланды. Акция республикада милләтләр һәм конфессияләр арасында татулыкны ныгыту, экстремизм һәм террорчылыкны кисәтү, социаль, этник һәм конфессиональ нигездә чыгарга мөмкин булган конфликтларны кисәтү, иҗтимагый фикер формалаштыру максатыннан оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10