ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады
Казанда Якутск кешесенең йөз миллион сумлык бриллиант салынган савытын урлаганнар

Авыл

Татарстанда бәрәңге уңышы югары һәм түбән районнар мәгълүм - исемлек

13 сентябрь 2017, 17:37

Татарстанда икенче икмәкнең мәйданы 6211 гектар тәшкил итә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республика районнары бәрәңге уңышын җыярга кереште. Татарстанда иң югары уңыш Алабуга басуларында күзәтелә. Биредә гектарыннан 322 центнер күләмендә бәрәңге җыялар. Питрәч, Минзәлә районнарында да уңыш мактанырлык: гектарыннан 300 центнер чыга. Түбән Камада - 292, Буада - 280, Тукай районында - 273, Әлкидә 250 центнер бәрәңге җыялар.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча иң түбән уңыш Актанышта күзәтелә. Биредә гектарыннан 100 центнер күләмендә бәрәңге җыеп алына. Аксубай, Мамадыш, Теләчедә 160 центнер, Биектауда 180 центнер, Балтачта 187 центнер бәрәңге алына.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, районда җитештерелгән бәрәңге биредәге халык ихтыяҗын канәгатьләндерергә җитә.

"Без күпләп бәрәңге үстерүче район түгел, моның белән районда берничә хуҗалык кына шөгыльләнә. Бәрәңге алуга әле яңа гына керештек, шуңа да уңыш хакында сөйләргә иртәрәк. Ниндидер зур күрсәткечләр артыннан да кумыйбыз, булганының бәрәкәтен күрергә язсын", - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 216 центнер тәшкил итә. Хәзергә 15,2 мең тонна бәрәңге казылган. Икенче икмәкнең мәйданы 6211 гектар тәшкил итә. 13 сентябрьгә шуның 11 проценты казылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10