ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Милли киемнәр дизайнеры Флера Калмурзина вафат
15 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Мөселман балалар Сабан туе батыры билгеле булды
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Мәскәү Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм итә

Мәдәният

К.Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салыначак

13 сентябрь 2017, 16:26

15 сентябрьдә Казанның Архангел зиратында татар драматургын искә алачаклар.
(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 15 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Казанның Архангел зиратында (Даурия ур., 1а) драматург Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салу, аны искә алу чарасы уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына К.Тинчурин исемендәге театрның матбугат үзәгеннән хәбәр итәләр. 
 
1929-1942 елларда атып үтерелгән сәяси репрессия корбаннары исемнәре уелган мемориал стела Архангел зиратында куелган. Анда бөек әдипнең исеме дә бар. Чарада ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, Татарстанның театр җәмәгатьчелеге, әдәбият һәм сәнгать әһелләре катнашыр, дип көтелә.
 
15 сентябрь көнне 17.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры фойесында Кәрим Тинчуринга бюст ачу тантанасы була. Бюстның авторы – скульптор, рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Рөстәм Габбасов.
 
Тинчурин театрының яңа сезоны нәкъ менә Кәрим Тинчуринның туган көнендә ачылачак. 15 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә сәхнәдә бөек драматургның “Утыз өч көн” автобиографик новелласы буенча куелган “Соңгы әсәр” спектакленең премьерасы була. Бөтен труппа диярлек җәлеп ителгән әлеге саллы спектакль татар театры тарихында беренче тапкыр куела һәм республика сәнгатендә зур вакыйга булыр дип көтелә. Әлеге чараларда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева катнашыр дип планлаштырыла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10