ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Япониядә су басу аркасында һәлак булучылар саны 222гә җиткән
Казан Башкарма комитетының элеккеге хезмәткәре А.Рыбушкин ирегеннән мәхрүм ителгән
Дәүләт Думасында футбол буенча Россия җыелмасын бүләкләргә җыеналар
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүнең “Зарядье” паркы тәҗрибәсен Татарстанда кулланырга тәкъдим итә
Суд татарстанлылар өчен электр энергиясенә тарифлар артуга юл куймады

Сәясәт, Җәмгыять

Мисыр Россия туристлары өчен илгә керү визасын бетерү турында уйлана

13 сентябрь 2017, 14:39

Россия туроператорлар ассоциациясендә беренче этапта виза алуны бетерү бу илгә күбрәк Россия турист җәлеп итү мөмкинлеген ача, дип саныйлар.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Мисыр парламентында Россия туристлары өчен керү визаларын вакытлыча бетерергә тәкъдим итәләр, дип җиткерә Интерфакс, "Турпомощь" чит ил туризмы буенча туроператорлар ассоциациясенә сылтама белән.

Хәзер россиялеләрдән визаны Мисырга килгәч рәсмиләштерү сорала, ул 25 доллар тора. “Россия халкы өчен виза алуны вакытлыча бетерү икътисад һәм мәдәниара элемтәләрнең үсешенә китерә ала", - дип саный Мисырның канун чыгару җыелышына караган туризм һәм гражданлык авиациясе комитеты вәкиле, депутат Мөхәммәт Мәсүд.

Шул ук вакытта Россия туроператорлар ассоциациясендә (АТОР) россиялеләр өчен беренче этапта виза алуны бетерү бу илгә күбрәк турист җәлеп итү мөмкинлеген ача, дип белдерәләр.

2015 елның ноябрендә Мисырда "Когалымавиа" самолеты килеп төшкәннән соң, Россия ике ил арасындагы һава элемтәсен туктаткан иде. Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан лайнер бортындагы 217 пассажир һәм экипажның җиде вәкиле - барысы да һәлак була. Федераль Куркынычсызлык хезмәте соңрак булган фаҗигане теракт дип тапты.

Агымдагы елның сентябрь башында Россия Президенты Владимир Путин Мисыр белән ике арадагы һава элемтәсенең тулысынча торгызылуына ышанычын белдерде. Әмма очышларны куркынычсыз итү шартын куйды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10