ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Авыл

Татарстанда орлыкка утыртылган кукуруз өлгермәскә мөмкин - Марат Əхмәтов

12 сентябрь 2017, 18:18

"Бәлки орлыкка дигән кукурузны да силоска тапарга туры килер әле", - диде министр.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстанда орлыкка утыртылган кукуруз өлгермәскә мөмкин. Сәбәбе - һава шартлары начар булу сәбәпле, язын культураны 10 көнгә соңрак чәчү һәм сентябрьнең җылы булмавы. Бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Əхмәтов шулай дип белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда орлыкка дигән кукуруз 79 мең гектар мәйданда чәчелгән. Əгәр сентябрьдә һава 20-25 градуска кадәр җылынса, ул чагында әлеге культура өлгереп җитәргә дә мөмкин.

"Бәлки орлыкка дигән кукурузны да силоска тапарга туры килер әле", - диде министр.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10