ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды
Казанда «Осанна» документаль фильмының премьерасы булды

Җәмгыять

Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу исемнәре биргән

12 сентябрь 2017, 21:43

Рахмон Джураев, тагын бер оныгы туса, аны Мәскәү мэры Собянин, ә кызын Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хөрмәтенә атарга уйлый.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Таҗикстанда туып-үскән Рахмон Джураев оныкларына Путин һәм Шойгу дигән исемнәр биргән. Бу хакта РИА «Новости» яза.

Рахмон Джураев оныкларына исемнәрне Россия Президенты һәм Россия оборонасы министры хөрәмәтенә бирүен сәясәтчеләрнең дөнья өчен башкарган эшләренә рәхмәт җиткерергә омтылуы белән аңлата. Гаилә башлыгы әйтүенчә, оныкларның исеме Россия авылларында гына түгел, ә аның туган җирендә дә зур кызыксыну уяткан. Кешеләр авылда гадәти булмаган исемнәр белән аталган балалар барын ишетеп, алар белән танышырга килә икән.

Джураев исемнәр оныкларга киләчәктә комачауламас, ә киресенчә, аларга бәхет һәм уңыш китерер дип саный. Ул малайларның, һичшиксез, Россия Президенты белән танышачагына ышана.

Рахмон Джураев, тагын бер оныгы туса, аны Мәскәү мэры Собянин, ә кыз туган очракта, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко хөрмәтенә атарга уйлый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10