ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Авыл

Татарстан бөртекле культураларына ихтыяҗ зур түгел - Марат Əхмәтов

12 сентябрь 2017, 17:05

Республика читкә 1 млн тонна бөртекле культура чыгара алачак.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан бөртекле культураларына ихтыяҗ зур түгел. Бүген ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР Премьер-министры урынбасары- республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Əхмәтов шулай дип белдерде. Моны ул Идел буе федераль округындагы субъектларда уңышның чагыштырмача югары булуы белән аңлата. Билгеле булганча, Татарстанда хәзергә 4 млн тоннадан артык ашлык җыелган. Тагын 300 мең гектар мәйданнан алыначак ашлыкны да исәпкә алганда, республика читкә 1 млн тонна бөртекле культуралар чыгара алачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10