ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда дүрт яшүсмер 8 яшьлек малайны педофилдан коткара

12 сентябрь 2017, 17:18

Яңавыл шәһәренең бер урамында 13 яшьлек үсмерләр бала кычкырганын ишетә һәм куаклар арасында аулак урынга сабыйны өстерәгән ирне күреп ала.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә дүрт мәктәп укучысы 8 яшьлек малайны педофилдан коткара. Шәһәр урамнарының берсендә 13 яшьлек үсмерләр бала кычкырганын ишетә һәм куаклар арасында аулак урынга сабыйны өстерәгән ирне күреп ала. Мәктәп укучылары ир-атны тотып алып, хокук сакчылары килеп җиткәнче тоткарлый ала.

Балага карата кылынасы булган аеруча авыр җинаятьне туктатып калган өчен үсмерләр Россия Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча идарәсе исеменнән мактау хаты алды. Иң актив коткаручы малайны бүләккә тәкъдим итәргә телиләр.

Гаепләнүче сак астына алынган, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип хәбәр итә “Башинформ”, республиканың Тикшерү комитетына сылтама белән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10