ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Татарстан Президенты ВТБ банкы рәисе урынбасары белән очрашты
Казанда Вәлиулла Якупов музее ачылды
“Сәләт”кә килгән балалар яшәү шартларының күпкә яхшыруына шатлана
Казанга Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съезды делегатлары килә
КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылды

Икътисад

Инвесторлар Төркия икътисадының үсеш дәрәҗәсе буенча фаразларын күтәрде

12 сентябрь 2017, 16:58

Goldman Sachs: Төркиянең икътисад үсеше 2017 елның III кварталында 7 процентны тәшкил итәргә мөмкин.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Халыкара финанс компанияләре һәм инвестицион банклары 2017 елда Төркия икътисадының үсеше буенча фаразларын күтәрде. Әлеге фикерне алар төрек икътисады икенче кварталда узган елның шушы чорына караганда 5,1 процентка үскәч ясаган, дип яза “Анадолу”.

Nomura япон финанс компаниясе докладында билгеләп үтелгәнчә, Төркия икътисады 5,1 процентка төзелеш һәм экспорт хисабына арткан. Goldman Sachs халыкара инвестиция банкы фаразлары буенча, Төркиянең икътисад үсеше 2017 елның III кварталында 7 процентны тәшкил итәргә мөмкин. Morgan Stanley эре америка банк холдингы үз докладында быел Төркия икътисады үсеше буенча фаразын 3,3тән 4,3 процентка кадәр арттырган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10