ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Сәясәт, Рәсми Татарстан

«Мәрхәмәт – Милосердие» берләшмәсенең вәкилләре очрашты

11 сентябрь 2017, 18:03

"Бердәм Россия" фракциясендәге хатын-кыз депутатлар социаль мәсьәләләрне чишүдә канун чыгаручы һәм башкарма хакимиятнең уртак роле турында сөйләште.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Татарстан Дәүләт Советының “Бердәм Россия” фракциясе составындагы «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең утырышы үтте. Чарада республика Дәүләт Советы рәисенең урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Римма Ратникова, Дәүләт Советы сәркатибе Лилия Маврина, республика парламенты депутатлары, шулай ук башкарма хакимият вәкилләре катнашты. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без кабул иткән кануннар, чыннан да, халык файдасына булсын һәм башкарылган хезмәтебез үзебезгә канәгатьлек хисе бирсен өчен дәүләт хакимияте органнары белән бергә эшләү юлларына игътибар итәргә кирәк», – диде Татьяна Ларионова.

«Гражданнарны кабул иткәннән соң депутатның башкарма хакимият вәкилләренә мөрәҗәгать итә алуы мөһим, – дип ассызыклады Татарстаннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова. – Бер генә минутка да Татарстан Президенты өндәгәнчә эшләргә, ягъни, бердәм командада нәтиҗәле эш күрсәтеп, республика алдында торган күләмле проектларны чишергә кирәклеген онытмыйм. Бөек Россияне безнең Татарстан кебек бөек төбәкләр ясый. Бу – минем өчен төп принцип".

Очрашу ахырында Татьяна Ларионова республикада үтәчәк "Ныклы гаилә – укучыларны социальләштерү нигезе: проблемалар һәм тенденцияләр" ата-аналар форумына әзерлек турында хәбәр итте. Әлеге чарада, беренче чиратта, нык гаилә принципларын булдыру турында фикер алышачаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10