ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Авыл

Сабада бәрәңге уңышы гектарыннан 200 центнер чыга

11 сентябрь 2017, 16:41

Районда бәрәңге уңышын җыярга керешкәннәр.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Саба районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәрәңге алуга керешкән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә.

"Саба" җәмгыятенең "Мичән" бригадасы Тимершык бүлекчәсендә быел 6 төрле бәрәңге утырткан булганнар. Узган атнада шуның "Невский" сортлысын инде ала башлаганнар. Мәгълүм булганча, гектарыннан уңыш 200 центнер чыга.  

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 10245 тонна бәрәңге казылган. Уртача уңыш- гектарыннан 221 цетнер тәшкил итә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10