ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Фән һәм мәгариф

Татарстан фәннәр академиясе милли темаларны күтәргән яшьләргә махсус стипендия бирә

11 сентябрь 2017, 17:02

Акчалата бүләккә Татарстан тарихы һәм татар халкы мәсьәләләрен тикшерүче студентлар дәгъва итә ала.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Татарстан фәннәр академиясе Татарстан халкы тарихы һәм татар халкы мәсьәләләрен тикшерүче, милли темаларны яктыртучы студентлар өчен  махсус стипендиягә конкурс  оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан фәннәр академиясенең матбугат үзәге хезмәткәре Эльвира Моратова хәбәр итте.

“Талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан гамәлгә ашырылган махсус стипендиягә, үз хезмәтләрендә этник һәм дини каршылыкларны табу һәм чишү юлларын күрсәткән студентлар да дәгъва итә ала, - ди Эльвира Моратова. - Академия тарафыннан тәгаенләнгән стипендияне төрле өлкәләрдә тырышлык күрсәткәннәр дә лаек була ала. Татарстан фәннәр академиясендә мондый проект 1998 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Конкурста Казан федераль университеты, Казан милли-тикшеренү техник университеты (КНИТУ) һ.б. югары уку йортлары студентлары актив катнаша”.

Исегезгә төшереп узабыз: Татарстан фәннәр академиясе тарафыннан 2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына югары уку йортлары студентлары өчен бәйге игълан ителде. Фәннәр академиясе югары уку йортларында белем алучы,талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан оештырылган махсус стипедиянең күләме семестрга 15 мең сум һәм иң яхшы 15 студентка бирелә.

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10