ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Татар дөньясы

Санкт-Петербургтагы КФУның Каюм Насыйри үзәгендә татар телен өйрәнү курслары яңартылган

11 сентябрь 2017, 15:50

Әлеге үзәктә беренче дәрес 2016 елның 3 февралендә үткән.

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 9 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Татарстан Республикасының Даими Вәкиллеге каршындагы Казан федераль университетының Каюм Насыйри белем бирү-мәдәни үзәгендә татар телен өйрәнү буенча яңа уку елында беренче дәрес узган. Бу хакта Вәкиллекнең сайтында хәбәр ителә.

Каюм Насыйри институты Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникация институты каршында Россия төбәкләрендә һәм чит илдә халыкара мәдәни-белем бирү үзәкләре челтәре аша татар телен киң даирәгә тарату өчен оештырылган. Аның тантаналы ачылышы 2015 елның 15 декабрендә булган.

Методист Альбина Фәхраҗиева беренче дәресне 2016 елның 3 февралендә үткәргән. Биредә дәресләр атнага ике тапкыр уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10