ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Алтай Республикасы илебезнең уникаль төбәге

11 сентябрь 2017, 13:45

Рөстәм Миңнеханов һәм Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников “Алтай – Евразиянең йөрәге” истәлек билгесе янында кедр үсентеләре утыртты.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Алтай Республикасына сәфәре кысаларында “Алтай – Евразиянең йөрәге” Истәлек билгесен карады. Татарстан Президентын Алтай Республикасы башлыгы Александр Бердников озатып йөрде, дип хәбәр итә Рәсми Татарстан сайты.

Истәлек билгесе Татарстанда әзерләнеп, алтай халкының ирекле рәвештә Россиягә кушылуына 250 ел тулу уңаеннан 2006 елда Республикага бүләк ителгән булган. Проект авторлары - Татарстан Республикасы осталары.

Әлеге билге Алтай Республикасы административ чигендә Катунь елгасы ярында урнаштырылган. Александр Бердников үз чыгышында Рөстәм Миңнехановка сәфәре өчен рәхмәт җиткереп, алга таба Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе булган Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуларын белдерде.

Рөстәм Миңнеханов әлеге очрашуның истәлекле вакыйга булуын, Алтайның татарларның борынгы ватаны икәнен, бүгенге көндә уртак тамырлар эзләнүен, археологлар һәм тарихчылар белән уртак проектлар эшләнүен җиткерде. Әлеге очрашу төбәкләрне тагын да якынайтыр, дип өмет белдерде.

Алар бергәләп Истәлек билгесе янында кедр үсентеләре утыртты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10