ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Зәйдәге торак йортта газ шартлауның башлангыч сәбәбе билгеле булды
Рөстәм Миңнехановка Зәйдәге гадәттән тыш хәл турында соңгы мәгълүматлар хәбәр итеп торыла
Зәйдә газ шартлаган йорттан кешеләрне күчерделәр
22 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы быел 47 механик әзерләп чыгара

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” икътисади зонасында “Драйлок Текнолоджис” заводын ачачак

11 сентябрь 2017, 13:06

Татарстан Президенты Rockwool компаниясенең "Grodan" заводына нигез салуда да катнашачак.

(Казан, 11 сентябрь, "Татар-информ", Марат Хәмитов). 13 сентябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Драйлок Текнолоджис” Бельгия фирмасы заводын ачу тантанасында катнашачак, дип хәбәр итә “Алабуга” махсус икътисади зонасы матбугат хезмәте.

Шул ук көнне Президент үсемлекләр өчен субстратлар эшләп чыгару буенча предприятия төзүдә гамәлдәге “Роквул-Волга” резидентына старт бирәчәк. Моннан тыш, “Алабуга” махсус икътисади зонасының Күзәтчелек советы утырышы планлаштырылган. Анда резидентларның 9 миллиард сумнан артык булган яңа проектлары каралачак.

“Драйлок Текнолоджиз” — санитар-гигиена продукциясен чыгаручы предприятие.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10