ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Икътисад

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан һәм Алтай краен туры авиаэлемтәләр бәйләргә мөмкин

10 сентябрь 2017, 17:40

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Барнаулга эшлекле сәфәр кысаларында Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты.

(Казан, 10 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Барнаулга эшлекле сәфәр кысаларында Алтай крае губернаторы Александр Карлин белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Әңгәмә барышында яклар төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты. Аерым алганда, машина төзелеше, үзара дару препаратлары һәм нефтехимия продукциясе белән тәэмин итү перспективалары, фән һәм технология өлкәсендә элемтәләрне киңәйтү, ныгыту мәсьәләләре каралды.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в Алтайский край и Республику Алтай. Фото: Михаил Фролов

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2018 елда Казан һәм Барнаулны туры авиаэлемтәләр бәйләргә мөмкин булуын җиткерде. Рейслар төбәк бюджетыннан субсидияләнә ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10