ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Сәясәт, Мәдәният

Владимир Путин мәскәүлеләрне башкаланың 870 еллыгы белән котлады

9 сентябрь 2017, 15:23

Мәскәү 9, 10 сентябрьдә Шәһәр көнен билгеләп үтә.

(Казан, 9 сентябрь, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүнең үзәгендәге Кызыл мәйданда бәйрәмне ачты һәм шәһәр халкын башкаланың 870 еллыгы белән котлады, дип хәбәр итә "Известия".

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Мәскәү илнең үзәге булып тора һәм һәрвакыт фәнгә һәм бизнеска инвестицияләр, шулай ук сәнгать өлкәсендәге инициативалар өчен ачык.

Исегезгә төшерәбез, Мәскәү 9, 10 сентябрьдә Шәһәр көнен билгеләп үтә. Президентның шулай ук "Зарядье" паркына һәм"Лужники" Олимпия комплексына баруы планлаштырылган. Соңгысы 2018 елгы FIFA футбол буенча Дөнья чемпионатында төп арена булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10