(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Иртәгә Казан Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында “Родина” кинотеатрында татар кинорежиссеры Илшат Рәхимбайның “Күзалла” (“Представь”) кыска метражлы фильмы күрсәтеләчәк.
“Күзалла” - фестивальнең төп конкурс программасына кергән бердәнбер нәфис фильм. Ул түләүсез күрсәтелә. Фильм күрсәтелгәннән соң аны төшерүчеләр төркеме белән кыска гына очрашу һәм матбугат үзәгендә конференция үткәрелә.
Режиссер фильмны карарга дин эшлеклеләрен дә чакырган.
“Күзалла” фильмында мин әйтәсем килгәнне вуальләштереп кенә, метафора белән генә әйткән идем, ә фестиваль кысаларында күрсәтелгән “Мой проповедник” мисыр фильмында ул фикерләр ачыктан-ачык яңгырады, - ди Илшат Рәхимбай “Татар-информ” хәбәрчесенә. – Бигрәк тә ике дин янәшә яшәгән җирләр өчен бу - актуаль тема”.