ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Президент Балтач районы Салавыч балалар бакчасында булды

8 сентябрь 2017, 15:00

“Матур булган бу!” - Президент Салавыч балалар бакчасына шундый бәя бирде.

(Балтач, 8 сентябрь_, "Татар-информ", "Хезмәт", Гөлсинә Гарипова). “Матур булган бу!” - Президент Салавыч балалар бакчасына шундый бәя бирде. Капиталь ремонттан соң танымаслык булып үзгәргән, яңарган Балтач районы Салавыч балалар бакчасы территориясенә аяк басуга, Президент Рөстәм Миннеханов шулай диде, дип яза район газетасы. 

Танышып чыкканнан соң исә: “Шәһәрнекеләрдән ким булмаган”, – дип өстәде. Әлеге күләмле, игелекле эшне башкаручы йөзләгән кеше хезмәтенә олы бәя иде бу.

Президентны озатып йөрүче район башлыгы Рамил Нотфуллин исә 36 ел элек төзелгән, моңа кадәр косметик ремонттан башка үзгәреш күрмәгән бу бинаның республика программасы нигезендә ремонтлануын, аның бик тә кирәкле, мөһим булуын ассызыклады. 13 миллион 100 мең сум акча республика бюджетыннан бирелсә, программада каралмаган өлешләрне ремонтлауга, яңа җиһаз-мебельләр алуда шушы җирлектә эшләүче “Татарстан” хуҗалыгы 300 мең сумлык спонсорлык ярдәме күрсәткән. Җирле бюджеттан 112 мең сум бирелгән. Әти-әниләр 65 мең сумлык ярдәм күрсәткән. – Әнә шундый күмәк көч белән барлыкка килгән биредәге үзгәрешләрне санап чыгу өчен генә дә шактый күп вакыт кирәк булыр иде.

Бакча мөдире Лилия Закирова да, Президентны каршы алган балалар да үзләренең чыгышларын рәхмәт сүзләре белән башлады һәм бу аңлашыла да. Рәхмәт кенә әйтеп калмады балалар, шигырь сөйләүчеләре дә, танышырга кергән төркемдәгеләр дә: “Рөстәм абый, Сезнең белән карточкага төшик әле”, – дип, Президент белән фотога да төштеләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10