ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төзелеш министрлыгы кайнар су бирүне сезонлы туктатудан баш тартырга ышандырды

7 сентябрь 2017, 07:51

Моның өчен 2025 елга инфраструктураны технологик яктан үзгәртергә кирәк булачак.
(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Федерациясе төзелеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 елга илнең кайбер шәһәрләрендә кайнар су белән тәэмин ителешне сезонлы өзеп торуның кирәге калмаячак. Бу хакта “Российска газета” җиткерә.
 
Идарә тармагында җиткерүләренчә, кайбер очракларда моны башкарып булмаса да, кышка әзерлек процессы вакыт ягыннан мөмкин кадәр кыскартылачак.
 
“Бу инде 2025 елга кагылышлы эшләр. Чөнки инфраструктураны технологик яктан үзгәртергә кирәк”, – дигән төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10