ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Дин

9 сентябрьдә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта

6 сентябрь 2017, 09:43

Хаҗиларның соңгы төркеме 14 сентябрьдә өйләренә кузгалачак.

 (Мәккә, 6 сентябрь, «Татар-информ»). 9 сентябрь төнендә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Казанга кайта. Бу төркемдә - 49 хаҗи.

Татарстанның калган хаҗилары (1651 кеше) бу атнада Мәккәдән Мәдинәгә кузгала. Мәдинәдә Пәйгамбәр мәчетендә һәм аның каберендә булу, шулай ук шәһәр буенча экскурсия һәм Ухуд тавына сәфәр кылу каралган. Моннан тыш, Мөхәммәт пәйгамбәр тарафыннан һиҗрәт вакытында беренче мәчет төзелгән Куба районына сәфәр кылу, Киблатейн мәчетендә һәм Коръән басыла торган типографиядә булу каралган.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “ДУМ РТ хаҗ"директоры урынбасары Илдус Сабитов: “Хаҗ кылганда табибларның профессиональ эшен билгеләп үтәсе килә. Хаҗ вакыты бик эссе чорга туры килде. Өлкән хаҗ кылучыларны табибларның озатуы урынлы булды. Биредә 12 табиб – терапевт һәм кардиолог эшли. Мәккәдә Мина үзәнлегендә тәүлек дәвамында медпункт эшләде”, - дип билгеләп үтте.

И. Сабитов фикеренчә, узган ел белән чагыштырганда Гарәфә үзәнлегендә уңай үзгәрешләр күзәтелә. Анда хаҗилар өчен иртәдән алып, кояш батканчыга кадәр яңа корылмалы кондиционерлы палаткалар урнаштырылган. Гомумән, Согуд Гәрәбстаны хакимияте хаҗ кылу өчен югары дәрәҗәдә уңайлыклар тудырырга һәм хаҗилар хәрәкәтен көйләргә тырышкан. Һәр ил Җәмәратка таш ату йоласын үтәргә билгеле вакытта чыкты. Хаҗилар яши торган кунакханәләрдә дә катгый контроль иде. Хаҗилар урнашкач та барысын тикшереп торалар.

“Без хаҗ кылуны оештыру һәм профессиональ дәрәҗәдә хезмәт күрсәтү өлкәсендә үсеш алырга әзер”, - диде ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “ДУМ РТ хаҗ" директоры урынбасары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10