ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рөстәм Миңнеханов: Бу көн тарихыбызда калыр

4 сентябрь 2017, 10:58

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен ачу тантанасында катнаша.

(Казан, 4 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Болгар ислам академиясен ачу тантанасында академиянең әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиешлеген әйтте.

"Бу көн тарихыбызда хәтер булып калыр. Сезне Изге Болгар җирендә күрүемә шатмын. Академия ачу Татарстан һәм Россия өчен дә тантаналы чара. Шулай ук бөтендөнья мөселманнарына да. 
Узган ел исламны кабул итү көнендә беренче таш салынган иде, ә бүген без уку йортын ачабыз. Болгар академиясе әйдәп бара торган дини белем бирү оешмасына әйләнергә тиеш", – дип сөйләде Татарстан Республикасы Президенты.

Хәзерге минутларда Болгар ислам академиясен тантаналы ачу чарасы бара. Чарага чакырылганнар арасында министрлар, депутатлар, дин әһелләре, район башлыклары, чит илдән дә кунаклар бар.

Чара алдыннан Болгар ислам академиясе магистрантларына һәм докторантларына студент билетларын тапшыру тантанасы булды. Болгар ислам академиясенә 36 студент кабул ителде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10