ҺАВА ТОРЫШЫ -8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф, Архив

Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән

4 сентябрь 2017, 08:53

"Мәктәп рестораны" проектында катнаша торган мәктәпләр саны 22гә җитте.
(Казан, 4 сентябрь, “Татар-информ”, Динара Сираҗиева). Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән. Бу хакта Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты берләшмәсе генераль директоры Гүзәл  Ананьева җиткерде.
 
15 мәктәпнең туклану урыннарына планлы төзекләндерү үткәрелгән һәм кирәкле җиһаз сатып алынган. Моның өчен 15,8 миллион сум акча тотылган. Гомумән алганда әлеге ашханәләргә 2250 кеше сыя.
 
Моннан тыш биш мәктәп “Мәктәп рестораны” проектына кушылган. Шулай итеп, Казанда андый мәктәпләр саны 22гә җитте. Ашханәләрне ресторан форматына үзгәртүгә 27,4 миллион сум акча тотылган.
 
Хәзерләү ашханәләре белән чагыштырганда рестораннарда кайнар ризык белән тәэмин ителеш 10-20 процентка югарырак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10