ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Актанышта махсус комиссия ферма торакларының кышка әзерлеген караган

2 сентябрь 2017, 20:00

Электр линияләре бик нык тузган, щитлары ачык торган тораклары булган хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре кеше һәм терлекләр гомерен куркыныч астына куя.

(Актаныш, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Рузилә Хәсәнова). Узган атнада Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев катнашындагы махсус комиссия хуҗалыкларның ферма торакларының кышка әзерлеген карап чыкты. 28 август көнне исә Яңа Әлем мәдәният йортында хуҗалыкларның ферма мөдирләре, мал табиблары, технологлары катнашында әлеге карауга анализ ясауга багышланган киңәшмә үтте. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов алып барды, дип яза җирле басма.

Яз көне терлекләрне җәйләүләргә чыгарганнан соң, торакларга ремонт ясап, аларны кабат терлекләрне кабул итәрлек итеп әзерләү бурычы июнь башында ук куелган иде. Кайбер хуҗалыкларда шул вакытта ук хәрәкәт башланды. Чөнки ул торакларда терлекләр продукция бирергә, кешеләр хезмәт куярга тиеш. Тиешле югарылыкта тудырылган шартларда гына күңел биреп хезмәт итәргә булганлыгын да барыбыз да аңлый. Әмма комиссия әгъзалары карап чыкканнан соң, ферма территорияләрендә, торакларда шактый гына кимчелекләр күзгә ташланган. Хәтта кайбер тораклар терлекләр җәйләүгә чыгып киткәндә ничек калган – шул килеш тора бирә. Гәрчә, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан терлекләрне 1 сентябрьгә торакларга кайтарып бетерү бурычы куелса да. 1 сентябрьгә санаулы гына көннәр калды. Итәк-җиңне инде күптән җыярга вакыт.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Нәфис Сәлимгәрәев үз чыгышында тораклардагы механизмнарның торышына тукталды. Чөнки электр линияләре, ТСНнар каралмаган тораклар районда шактый әле. Электр щитлары куркыныч булганнары да бар. Электр линияләре бик нык тузган, щитлары ачык торган тораклары булган хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре кеше һәм терлекләр гомерен куркыныч астына куялар булып чыга.

– Бәхетсезлек очрагы гел булмый, бер була. Шул вакытта терсәгегезне тешләрдәй булырсыз. Бу кимчелекләрне тиз арада төзәтегез. Безгә һәр хезмәткәрнең, малның гомере кадерле, – дип мөрәҗәгать итте Дәниф Харисов залда утыручыларга.

Район ветеринария оешмасы җитәкчесе Илгиз Ялалов торакларның чисталыгына тукталды. Районда барысы 284 торак булып, шуларның 149ына гына дезинфекция ясалган. Бу эшне дә тиз арада төгәлләргә кирәк булачак. Шулай ук ферма территориясендәге торак алларында һәм артларындагы чүп үләннәре чабылмаган хуҗалыклар да бар. Аларда үскән үләннәргә карасаң, болар арасыннан терлек торакны ничек табар икән, дип уйлап куясың.

Комиссия әгъзалары торакларның кышка әзерлеген махсус критерийлар нигезендә балл системасы буенча бәяләгәннәр. Иң югары балл – 100. Яңа Әлем, Иске Байсар, Яңа Кормаш, Аккүз фермаларына – 95, “Тамыр” хуҗалыгының комплексына, Киров, Түке фермасына – 93, Әтәс фермасына 91 балл куелган. Арада 0-10 баллга гына ия фермалар да бар. Аларның терлекләре шул пычрак, бернинди ремонт күрмәгән торакларга кышлатуга керәчәкме? Үзләренә шундый мөнәсәбәт булган ул терлекләрдән нинди югары продукция көтәргә була?

Идарә җитәкчесе тарафыннан кимчелекләрне тиз арада төзәтергә кушылды. Алдагы көннәрдә ферма тораклары тагын бер кат каралып чыгачак, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10