ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубай районының Чуаш Адәмсуы авылында яңа күп функцияле үзәк ачылды

2 сентябрь 2017, 19:00

Күп функцияле мәдәни үзәк “Авыл клублары“ республика программасы кысаларында төзелде.

(Аксубай, 2 сентябрь, "Татар-информ, "Авыл таңнары"). Аксубай районының Чуаш Адәмсуы авылы кешеләренең яңа күп функцияле үзәк ачылу уңаеннан шатлыкларын уртаклашырга район башлыгы Камил Гилманов һәм башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов белән баргә башка җитәкчеләр дә килде, дип яза район газетасы.

Күп функцияле мәдәни үзәк “Авыл клублары“ республика программасы кысаларында төзелде. Төзелешне шәхси эшмәкәр Хәмит Зәйдуллинның подряд оешмасы алып барды.

Бинага нигез март аенда салынды, объект кыска вакыт эчендә торгызылып, куллануга тапшырылды.

– Сезгә тагын бер шатлык өстәлде – китапханәне дә үз канаты астына алган яңа мәдәният учагы сафка басты. Ул халыкларны берләштергән үзәккә әйләнер, авыл кешеләре кичләрне файдалы итеп үткәрерләр дип ышанасы килә, чөнки кешегә рухи азык та кирәк, – дип билгеләп үтте район башлыгы.
Авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова белән подрядчы Хәмит Нургали улы да авыл халкын клуб ачылу белән котладылар.

Бу авылда үзгәртеп корулар быел гына башланмады – “Чиста су“ программасы кысаларында монда суүткәргеч сузылды, бик тиздән салага кадәр асфальт түшәлгән юл киләчәк – бүгенге көндә аны төзү эшләре киеренке темпларда алып барыла.
Димәк, авылга яңа сулыш өрделәр. Авыл кешеләре моңа чиксез шат. Бигрәк тә подрядчы кулыннан символик ачкычны кабул иткән клуб директоры Антонина Филиппова.

Ул авыл халкы исеменнән салага кадәр килеп җиткән программалар өчен – Татарстан Президентына, ерак авылларның да программадан читтә калмавы өчен – район башлыгына һәм яңа типовой бина төзеп биргәннәре өчен төзүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерде. Яңа клуб бинасында тамашачы залы 50 урынга исәпләнгән, клуб хезмәткәрләре һәм китапханә бүлмәләре дә бар. Тантана алдыннан гына бирегә клубның барлык җиһазларын, китаплар фондын күчерделәр, ә бинаны ачу тантанасында концерт куелды, китапханәдә ташка уеп язу буенча мастер-класслар бирделәр.

Мәдәният үзәген ачу шатлыгын бүлешергә килгән иң яхшы үзешчән артистлар, тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендереп, аларны биюләргә, әйлән-бәйләнгә җәлеп итеп кенә калмадылар, җыелучыларның барысын да традицион сыра һәм ипи-тоз белән дә сыйладылар, диелгән район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10