ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәпләрдә рус теле һәм туган телләрне өйрәнүне тикшерәчәк

2 сентябрь 2017, 09:47

Телләр өйрәнү турындагы йөкләмәне ил башлыгы Владимир Путин биргән.

(Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”). 2017 елның 20 июлендә узган Милләтара мөнәсәбәтләр советының утырыш йомгаклары буенча Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рус телен дәүләт теле буларак  Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән дәрәҗәдә өйрәнү һәм укытуның сыйфатын арттыру буенча тиешле чаралар күрергә боерды. Шулай ук Президент гражданнарның үз республикаларындагы дәүләт телләрен һәм ил халкының туган телләрен ирекле өйрәнү буенча да йөкләмәләр бирде.

“Россия мәктәпләрендә дәүләт телен тулы күләмдә һәм тиешле дәрәҗәдә өйрәнү бердәм белем бирү киңлеген булдыруда мөһим роль уйный. Шуңа күрә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы бу мәсьәләгә аерым игътибар юнәлтәчәк. Безнең өчен Россия Федерациясе кануннарында гражданнарның туган телләрен ирекле өйрәнү хокукларын үтәү дә кирәкле эш булып санала”, - дип белдерде илнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева.

Хәзер, куелган таләпләрне исәпкә алып, мәктәпләр уку планнарын эшли, дип җиткерә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте. Яңа план нигезендә ел дәвамында һәр сыйныфка - рус телен һәм икенче дәүләт телен, шулай ук республикада яшәүче халыкларның туган телләрен өйрәнү сәгатьләре тәгаенләнәчәк.

Республикаларның дәүләт телләрен укыту һәм өйрәнү Россия дәүләт телен өйрәнүгә зыян итмәскә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10