ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Менделеевскида «55 Параллель» «Өчпочмак Трофи-2017» кубогының йомгаклау этабы уза

2 сентябрь 2017, 09:00

Оештыручысы булып район хакимияте яклавында «Покатушки 4*4» клубы чыкты.

(Менделеевск, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Менделеевск яңалыклары"). Менделеевскиның 50 еллыгы кысаларында 16 сентябрьдә «55 Параллель» «Өчпочмак Трофи-2017» кубогының йомгаклау этабы була, дип яза район газетасы. 

Оештыручысы булып район хакимияте яклавында «Покатушки 4*4» клубы чыкты.

Чара юлсыз урында автомобиль спортын үстерү, йөртүнең техник һәм тактик осталыгын арттыру, ярыш рухын ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен һәм экологик тәрбияне пропагандалауны максат итеп куя. Ярышларда Татартсан, Башкортсан, Удмуртия һәм Пермь краеннан экипажлар катнашачак. Иң көчлеләр юлсызлык сынауларын үтәчәк.

Җиңүчеләр дүрт класста ачыкланачак: полироль, мод, туризм һәм супер-туризм.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10