ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Җәмгыять, Төп яңалыклар

1 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

1 сентябрь 2017, 21:00

Мөселманнар Корбан гаетен билгеләп үтте, Белем көнендә Татарстанда яңа мәктәпләр ачылды, "Рубин" футболчысы Эльмир Нәбиуллин Казанда калды.

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә/Ел саен корбан чалу – ул гыйбадәт һәм Аллаһ әмерләрен үтәүдә итәгать күрсәтеп, мал-мөлкәтенне корбан итәргә риза булуыңны чагылдыра.

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады/Күңелләребезне һәрчак Аллаһка юнәлтеп, игелекле эшләребездән илаһи көч алып, рухи пакъләнеп яшәргә язсын, диелә мөрәҗәгатьтә.

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Корбан бәйрәме белән котлады

Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазын Галиев мәчетендә укыды/Бәйрәм намазын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды.

Рөстәм Миңнеханов Корбан гаете намазын Галиев мәчетендә укыды

Мәрҗани мәчетендәге Корбан гаетенә 3 меңнән артык кеше килде/Гаеткә килүчеләрнең мең ярымга якыны намазны урамда укыды.

Мәрҗани мәчетендәге Корбан гаетенә 3 меңнән артык кеше килде

Татарстан хаҗилары шайтанны гәүдәләндергән баганаларга таш ыргыту йоласын башкарды/Ташлар ыргыткач һәм корбан чалганнан соң, хаҗилар янә Мәккәгә юл тотачак.

Татарстан хаҗилары шайтанны гәүдәләндергән баганаларга таш ыргыту йоласын башкарды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия Белем көне белән котлады/Мәгърифәтле, киң мәгълүматлы кешеләр генә чын-чынлап уңышка ирешә, диелә тәбрикләү сүзендә.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөтенроссия Белем көне белән котлады

Казанның яңа гимназиясендә Р.Миңнеханов белән 1 сыйныф укучысы беренче кыңгырау чыңлатты/Президент һәм башка кунаклар укучыларның, әти-әниләрнең шатлыгын уртаклашты.

Казанның яңа гимназиясендә Р.Миңнеханов белән 1 сыйныф укучысы беренче кыңгырау чыңлатты

"Спартак" килешү тәкъдим итте, әмма Казанда уйнавыма шатмын – Эльмир Нәбиуллин/"Рубин" футболчысы команда белән якын арада Европа кубогы ярышларында уйный алачагына өметләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10