ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Владимир Путин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады

1 сентябрь 2017, 11:19

Ул билгеләп үткәнчә, хаҗның тәмамлануын аңлата торган әлеге бәйрәм ныклы рухи тамырларны хәтерләткән уникаль традицияләргә ия.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин ил мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, хаҗның тәмамлануын аңлата торган әлеге бәйрәм ныклы рухи тамырларны хәтерләткән уникаль традицияләргә ия. Дәүләт башлыгы буыннар арасындагы элемтәгә дә тукталды, дип хәбәр итә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайты.
 
«Өммәтнең бөтенлеге һәрвакытта да, бүгенге көндә дә милләтара һәм динара диалогны камилләштерү, ил үсешендәге мөһим бурычларны хәл итү өчен ныклы нигез булып хезмәт итә. Әлеге гаять зур потенциалның белем бирү, мәгърифәт, мәдәни проектларда гамәлгә ашырылуын күрү күңелгә рәхәтлек бирә», – диелә Россия Президентының тәбрикләү сүзендә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10