ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Зәй полиция хезмәткәрләре “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясенә кушылды

1 сентябрь 2017, 03:00

Алар үз хисапларына шәһәрдә авыр хәлдә яшәүче ике гаиләдәге дүрт балага уку кирәк-яраклары сатып алып, сабыйларны сөендерде.

(Зәй, 1 сентябрь_"Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Полиция хезмәткәрләре ел саен төрле хәйрия акцияләренә кушылып, әлеге игелекле эшкә үз өлешен кертә. Әйтик, “Полиция Кыш бабае” акциясен алар даими уздырып килә. Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясенә кушылды. Алар үз хисапларына шәһәрдә авыр хәлдә яшәүче ике гаиләдәге дүрт балага уку кирәк-яраклары сатып алып, сабыйларны сөендерде, дип яза җирле басма.

Бүлекчә башлыгы Ильмир Хәйретдинов һәм бүлекчә хезмәткәре Айдар Кашапов күмәк көч белән әзерләнгән бүләкләрне гаиләләрнең өйләренә барып тапшырды.

Өч балалы Усмановлар гаиләсе тулай торак тибындагы йортта бер бүлмәдә яши. Өч баланың икесе - Илназ белән Риназ – укучы, кечкенә кызлары бакчага йөри. Малайларның икесе дә коррекция мәктәбендә укый. Гаиләгә төп табыш китерүче әлегә әтиләре генә, чөнки әниләре,иивалид тәрбияләү сәбәпле, эшләми.

-Малайлар мәктәпкә барырга әзер, билгеле. Кулдан килгәнчә тырыштык. Әмма уку әсбаплары аларга һәрвакыт кирәк булачак. Безгә көтелмәгән җирдән бүләк ясаучыларга зур рәхмәт, - диде әни кеше.

Өч балалы Кузнецовлар гаиләсе шундый ук шартларда яши. Снежана - 4нче, Олег 2нче сыйныфка бара. Өченче сабый исә дүрт яшьлек. Гаилә башлыгы, шулай ук аның тормыш иптәше икесе дә эшлиләр. Әмма тормыш хәлләре авыр.

Ике гаиләдә дә балалар полицейский абыйлары ясаган бүләкләрне шатланып алдылар. Ничек сөенмисең ди, иртәгә мәктәпкә дип торган көнне матур букчаны тутырып уку кирәк-яраклары бирсеннәр әле...

Шунысын да әйтик, бүлек хезмәткәрләре берьюлы балалар белән тәрбия сәгате дә үткәреп алды: алар белән мәктәптә яхшы укырга, әти-әниләренә борчу-мәшәкать тудырмау кирәклеге турында әңгәмә дә корды, диелгән район хәбәрендә.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10