ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

2017 елда Горький тимер юлларында җәрәхәт алу очраклары арткан

31 август 2017, 17:29

Һәлак булучылар арасында 17 бала да бар.

(Казан, 31 август, «Татар-информ», Оксана Романова). 2010 елдан башлап Горький тимер юлларындагы җәрәхәтләнүләрне анализлау нәтиҗәсендә 2015 елда тотрыклы рәвештә кимү, ә аннан соң агымдагы елга кадәр җәрәхәтләнүнең кинәт артуы күзәтелгән. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Горький тимер юлларының баш инженер урынбасары Евгений Ананьин хәбәр итте.

«2017 елда Горький тимер юлларында теркәлгән җәрәхәтләнү буенча без 2010 елдагы күрсәткечкә чыктык. Моның төп сәбәбе – игътибарсызлык. Халык, тиешсез урыннарда яки якынайган поезд алдыннан юл аркылы чыгып, куркынычсызлык очраклары турындагы кисәтүләргә колак салмый. Шулай ук селфи белән мавыгу да үлемгә китерергә мөмкин. Исерек хәлдә булу һәм үз-үзенә кул салырга омтылу да тимер юлларда килеп чыккан үлем сәбәпләре булып тора», – дип белдерле спикер.

«Быел Горький тимер юлларында 121 кеше зыян күргән. 84 кеше һаләк булган, алар арасында 17 бала да бар. Казан төбәген алсак, бездә хәлләр бик начар. Горький тимер юллары чигендә урнашкан бер генә өлкәне дә безнең белән чагыштырып булмый», – ди Евгений Ананьин.

Уку елы башланыр алдыннан Горький тимер юллары «Куркынычсыз тимер юл» акциясен башлап җибәргән. 20 августтан кисәтү чаралары уздырылган, 20 сентябрьгә кадәр хезмәткәрләр мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, укытучылар белән тематик очрашулар үткәрәчәк, тимер юл музеена һәм оешмаларына экскурсияләр оештырачак. Кисәтү плакатлары республиканың барлык балалар медицина оешмаларында пәйда булачак.

Моннан тыш, Евгений Ананьин белдерүенчә, «башлык һәм колакчыннар – тимер юлда иң куркыныч әйберләр». «Әгәр һәрберебез тимер юл аркылы чыкканда үзенең генә түгел, чит кеше баласын да туктатса, аның гомерен саклап калачак һәм вакыт узу белән бу гадәти күренешкә әйләнәчәк», – дип йомгак ясады ул. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10