ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
23 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Ык буе авыллары Сабан туе батыры билгеле булды
Р.Миңнеханов "хәләл" продукциянең җитештерү таләпләренә тәңгәллеген тикшерергә кушты
Казанда Каюм Насыйри турында китап тәкъдим ителде
Журналист Наил Алан туган авылында җирләнде

Татар матбугаты

Укытучы хәзер әти-әнидән курка - "Ватаным Татарстан" газетасы

31 август 2017, 08:42

Ниһаять, бүген республикада яшьләрне укытучылык эшенә җәлеп итү юлларын таптылар.

(Казан, 31 август, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Сәрия Мифтахова). Ниһаять, бүген республикада яшьләрне укытучылык эшенә җәлеп итү юлларын таптылар. Ай саен 15 мең сум стипендия бе­лән кызыктыргач, вузларга теләк белән килүчеләр арткан. Андыйлар туган мәктәплә­ренә мәҗ­бүри кайтыр анысы. Тик бүген мәктәпләрдә мөгал­лимнәр җитәме икән? - дип уйдана "Ватаным  Татарстан" газетасы хәбәрчесе.

Сарман районында укытучыларга кытлык юк. Мә­гариф бүлеге башлыгы Әлфәт Сабиров әйтүенчә, хәзерге вакытта нибары Җәлил мәк­тәбенә генә математика укытучысы җит­ми. “Узган ел бер мәктәп директоры, математика укытучысы җитмәгәч, аны Чаллы педагогика вузына барып алып кайткан иде. Узган елларда төгәл фән­нәр, тарих, җәмгыять белеме, химия, биология укытучылары буенча проблема булгалады. Без­дә яшь укытучылар үз эшен яратып эшли, берсе дә мәктәпне ташлап китми. Быел районга сигез яшь укытучы килде”, – ди җитәкче.

Ә менә Чаллы мәктәплә­рендә яшь педагогларның 26,6 проценты үз теләге бе­лән эштән китә икән. Сәбәбе – укучыларның әти-әниләре белән уртак тел таба алмау. Быел автокалада беренче мәртәбә химия, физика укытучыларына кытлык туган. Проблеманы яшь укытучыларны җәлеп итү бәра­бәренә хәл итмәкче­ләр. ”Бу – тормыш таләбе, мәктәптән яшьләр өчен инкубатор ясау түгел”, – дип белдергән август киңәшмәсендә мә­гариф идарәсе башлыгы Винер Харисов. Узган уку елында Чаллы мәгариф оешмаларында 300гә якын яшь белгеч эш­ләгән, быел тагын 115 белгеч киләчәк.

Казанда исә башлангыч сыйныф укытучылары җит­ми. Ни өчен дигәндә, 1 нче сыйныфка баручы сабый­лар­­ның саны арта бара. Әйтик, быел 15 меңгә якын бала тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. 2019-2020 уку елында 250 башлангыч сыйныф укытучысы кирәк булачак. Шулай ук физика, математика укытучылары да шәһәрдә җи­ңел генә эш таба алачак. Казанда 35 яшькә кадәрге укытучыларның саны Мә­с­кәү, Санкт-Петербург шә­һәр­ләрендәгегә караганда күбрәк икән. “Уку йортларында әлеге фән укытучыларын әзер­ләү өчен бюджет урыннарын арттыру күздә тотыла. Балалар мәк­тәпсез, укытучысыз калмаячак. Пенсиягә китәргә те­ләүче­ләрне тоткарлап торырбыз”, – диде Казан мә­гариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин.

Лаешның 1 нче гимназия директоры Эльмира Абутдинова әйтүенчә, аларга бүген география, тормыш иминлеге нигезләре һәм технология укытучысы ки­рәк. ”Район Казанга якын булгач, яшь укытучыларның үзебез­дә бик төпләнәсе килми. Аларны фатир белән кы­зык­сындырсаң гына инде. Мәк­тәпләргә яшь укыту­чылар­ның килүе – сөе­нечле хәл. Мәк­тәптә эшләү җиңел түгел. Әти-әниләр белән дә уртак тел табарга кирәк. Кайчакта пенсионер укытучыларга өмет багларга туры килә. Укытучыга карата хөр­мәтне арттырасы бар әле.

Шахтада эшләүче әтинең берәгәйле итеп әйт­кән сүзен беркайчан да онытмыйм. Кечкенә чакта укы­тучының гаделсезлеге ту­рын­да сөй­ләмәкче идем, бер­кайчан да укытучыла­рың­ны хурлап сөйлисе булма, дип ачуланды. Хәзер әти-әни, баласы белән бер­гәләп, укытучыдан гаеп эзли. Укытучының абруе артса, яшьләр мәктәптә эшәргә курыкмас иде”, – ди Эльмира ханым.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан кадр­лар буенча мәгълүмат алу катлаулы эш булып чыкты. Тү­рәләрнең рөхсәте кирәк, ди­деләр, саннарны сер итеп сак­лыйлар, ахрысы. Аптырагач, министрның кесә телефонын җыярга мәҗбүр булдык.

– Яңа уку елында пе­дагог­лар тиешенчә туп­ланган. Мәк­тәпләрдә укытучылар җи­тә, сыйфат мәсь­әләсендә, камиллекнең чиге юк, әл­бәттә. Физика, математика, химия укытучыларына кытлык бар, – диде Энгель Фәт­тахов. – Мәк­тәпләргә килүче яшьләр саны арта бара. Дүрт укы­тучының берсе – 35тән яшьрәк мөгаллимнәр. Быел педагогик вузларны тәмам­лау­чыларның 90 проценттан артыгы үз һөнәре буенча эшкә урнашты. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10