ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин: Корбан гаете - җәмгыятебез өчен дә файдалы бәйрәм

31 август 2017, 09:59

Корбан бәйрәме - Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, ди Татарстан мөфтие үз мөрәҗәгатендә.

(Казан, 31 август, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан гаете уңаеннан мөселманнарга видеомөрәҗәгать әзерләгән.

 

"Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһ, хөрмәтле дин кардәшләрем!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне, туганнарыгызны һәм кардәшләрегезне Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме - Аллаһы безгә насыйп иткән зур гыйбадәт, Раббыбыз биргән сансыз нигъмәтләр өчен рәхмәтебезне белдереп, буйсынуыбызны күрсәтү. Аллаһы Тәгалә изге Коръәндә болай дип әйтә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал”. Корбан гаете - җәмгыятебез өчен дә файдалы бәйрәм, чөнки корбан итенең бер өлеше ятимнәргә, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, күршеләргә таратыла. Бу изге бәйрәм туганлыкны, кардәшлекне ныгыта, шәфкатьле, юмарт һәм мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәлләм әйткән: “Аллаһы Тәгалә каршында иң яхшы көн ул – Корбан гаетенең беренче көне”, - дигән. Шушы изге көнне ихластан гает намазын укып, дога кылырга, корбан китерергә һәм Аллаһының рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын. Аллаһы Раббыбыз безгә бәхет, сәламәтлек, илебезгә тынычлык, иминлек, муллык һәм үсеш насыйп итсен. Корбан гаете мөбәрәк булсын!" - диелә мөрәҗәгатьтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10