ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов: Халык сәнгатенә тартылса, милләт яши

30 август 2017, 14:14

Иске Татар бистәсендә Татарстан гармунчылары мәйдан тотты.
(Казан, 30 август, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Халык сәнгатенә тартылса, милләт яши. Бу хакта”Татар-информ” мәгълүмат” агентлыгы хәбәрчесенә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белдерде.
 
Старо-Татарская слобода, "Уйнагыз, гармуннар"
 
Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә “Уйнагыз, гармуннар” XXXII Республика халык иҗаты фестивале булып узды. Һәвәскәр музыкантлар фестивале Республика һәм шәһәр көне уңаеннан оештырылды. Халык бәйрәменә әверелгән фестиваль Татарстанның иң оста гармунчыларын бер мәйданга җыйды. Каюм Насыйри урамына гармун моңнары тыңларга килгән халык артистларга кушылып җырлады һәм биеде. 
 
Старо-Татарская слобода, "Уйнагыз, гармуннар"
 
Фестиваль программасын танылган сәнгать остасы Айдар Фәйзрахманов алып барды.“Уйнагыз, гармуннар” фестивале утыз икенче тапкыр оештырыла, - ди Айдар Фәйзрахманов.  - Халык бәйрәме ул, чөнки биредә халык үзе уйный, җырлый, бии. Гармун - татар халкының тарихында лаеклы урын алган җәүһәр. Җилкәсенә гармун асып татар утны-суны кичкән, шатлыгын, кайгысын баскан. Хәзерге тормышыбызга кадәр аерылгысыз уен коралы булып торган. Кайберәүләр гармун юкка чыга ди, юк, ул киресенчә, камилләшә генә бара. Менә фестиваль сәхнәсенә генә карагыз сез, үзгәреш елдан-ел уңай якка. Алар чын профессионаллар кебек чыгыш ясый, тышкы кыяфәтләренә дә зур игътибар итә башладылар. Халыкның үз сәнгатенә тартылуы, аның яшәү рәвешен күрсәтә. Халык теленә, милләтенә, сәнгатенә тартылса бервакытта да юкка чыкмый. Рух, тел юк, дип юкны сөйләргә кирәкми. Телне дә, рухны да балаларга өйрәтергә генә кирәк! Гармун һәр авылда, татар яшәгән һәр төбәктә яңгырап тора”.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10