ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфаның “Туган тел” каналы Башкортстандагы татар җырчылары катнашында концерт күрсәтте

29 август 2017, 19:21

Анда Башкортстанның татар җырчылары белән бергә, Татарстанда яшәп иҗат итүче артистлар да чыгыш ясый.

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Бүген Казанда Уфаның “Туган тел” музыкаль телеканалы беренче мәртәбә үзенең концерт-презентациясен тәкъдим итә. Ул Казанның “Гаилә” үзәге каршындагы мәйданда уза.

“Безнең телеканалга 9 яшь. Казан белән хезмәттәшлек итү теләге күптәннән уянган иде. Шәһәр хакимиятенә шушындый концерт уздыру идеясе белән чыккач, алар каршы килмәде. Бу – безнең презентация форматындагы беренче концертыбыз. Тик соңгысы булмас, дип уйлыйбыз. Моны матур традициягә кертеп җибәрсәк тә, әйбәт булыр иде. Үзебез белән Башкортстанга танылган бик күп җырчыларны алып килдек, шулай ук Татарстан сәхнәсен яулаган якташларыбыз да, фәкать, Татарстаннан чыгып, шунда иҗат итеп, безнең белән хезмәттәшлек итүче артистлар да әлеге чарада катнашырга риза булды“, – ди каналның директоры Азат Вахитов "Татар-информ” хәбәрчесенә.

Җитәкче сүзләренчә, киләчәктә Башкортстанда яшәп, зур исемнәр алган җырчыларга Татарстанга чыгу, танылу җиңелрәк булачак.

“Татарстаннан килгән артистларга да без үзебездә концертлар оештырырга ярдәм итәбез, клипларын, җырларын да әйләндерәбез. Үзебезнең кичәләрдә чыгыш ясаган артистларга гонорар түләмибез”, – диде Азат Галәнур улы.

Концертта татар эстрадасының танылган йолдызлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Венера Ганиева, Гүзәлем һәм Салават Миңнеханов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар белән бергә, Башкортстанның татар эстрадасы артистлары Лилия Биктимерова һәм Фәдис Ганиев, Лилиана Ирназарова, Зифа Нагаева, Дамирә Сәетгәрәева, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар һ.б. бик күп җырчыларның чыгыш ясавы көтелә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10