ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Төньяк Кавказдан дин әһеле Болгар ислам академиясенә студентлар җибәрәчәген әйтте
Казан паркларында бокс көне һәм бию фестивале узачак
Минтимер Шәймиев Болгарда эшләрнең икенче этабын башлау кирәклеген әйтте
Без хәзер хәләл тормыш рәвешен алга сөрәбез - Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов, Болгарда Изге Болгар җыенын ачып, исламны күтәрергә дигән бурыч куйды

Хәвеф-хәтәр

Алабуга районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале тәмамланган

28 август 2017, 13:02

Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле йөртүченең пассажиры үлгән.

(Алабуга, 28 август, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Татарстанның Алабуга районында юл-транспорт һәлакәте фаҗигале төстә тәмамланган.

Бүген 4.30 сәгатьтә М7 автоюлының 1030 нче чакрымында, Поспелово авылы тирәсендә Уфа ягыннан Мәскәү юнәлешендә хәрәкәт итүче Mitsubishi автомобиле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, бер юнәлештәге юл кырыена чыккан һәм бер юлы ике автомобиль – башта “Газель”, аннары – ягулык ташучы машина белән бәрелешкән 

Алабуга ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, йөк машинасына төялгән ягулык акмаган, әмма юл-транспорт һәлакәтендә гаепле йөртүченең пассажиры үлгән. Mitsubishi йөртүчесе, Сербия гражданины, авыр җәрәхәтләр белән район үзәк хастаханәсенә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10