ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Иркутскига килде

25 август 2017, 17:31

Иртәгә республика Президенты «Корпорация Иркут» оешмасы филиалы булган Иркутск авиация заводының җитештерү мәйданчыкларын караячак.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Иркутск өлкәсенә килде. «Иркутск» халыкара аэропортында аны Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко каршы алды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 26 августта, Рөстәм Миңнеханов «Корпорация Иркут» оешмасы филиалын – Иркутск авиация заводының җитештерү мәйданчыкларын караячак, биредә авиатөзелеш өлкәсе буенча төбәкара хезмәттәшлек турында фикер алышачаклар.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе архитектура һәйкәлләре һәм мәдәни мирас объектларын торгызу, реставрацияләү һәм саклау буенча «Иркутск бистәсе» («130 квартал») үрнәгендә өлкә тәҗрибәсе белән танышачак.

Шулай ук Татарстан Президентының эшлекле сәфәре програмасында Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко һәм җирле татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да каралган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10